«Быел безнең районда диктант 27 мәйданчыкта узды, барлыгы 1000нән артык апаслы диктант язды. Акциягә мәктәпләр, балалар бакчалары, «Сәләт» балалар иҗаты үзәге, аграр көллият, район үзәк китапханәсе һәм мәчетләре дә кушылды. Әйдәгез, туган телне бергә саклыйк! Минемчә, бу безнең һәрберебез өчен бик мөһим. » ,- ди мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айсылу Гыйниятуллина.