Яңартылган КДЛ бүлеген һәм Апас РҮХнең хуҗалык корпусын ачу булды

2021 елның 17 сентябре, җомга

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков эш визиты белән Апас муниципаль районына килеп китте. Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Апас РҮХнең баш табибы Алмаз Кәлимуллин белән бергә министр Апас үзәк район хастаханәсенең ремонттан соң ике бүлеген ачуда катнашты. Капиталь ремонттан соң яңартылган клиника-диагностика лабораториясе бүлеге һәм хуҗалык блогы ачтылар.

Биналар «Сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән яңа мебель, көнкүреш техникасы, медицина җиһазлары һәм инвентарь белән тулысынча җиһазландырылган.

Министр булачак балалар поликлиникасы бинасын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International