Апас районында сайлаулар җайга салынган темпта бара.
Өч көн дәвамында 17-19 сентябрьдә VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак.
Апас районында бу чорда 57 участок сайлау комиссиясе эшләячәк, шуларның 4се – Апас, 53е – районда.
Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү партия өчен дә, кандидатлар өчен дә үткәрелә. Һәр округта кандидатларның үз исемлеге. Апас районы 27 нче номерлы Мәскәү бермандатлы сайлау округына керә.
Дәүләт Думасына сайлаулар белән бергә Апас районында Олы Болгаер, Чүри-Бураш һәм Чирмешән авыл җирлекләрендә вәкиллекле органга депутатлар сайлау узачак.
Барлык сайлау участоклары да 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.