Бүген район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкә булды, аның барышында районның авыл хуҗалыгы формированиеләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Сатып алучылар өчен төрле продукция: ит, җиләк-җимеш, яшелчә, он, ашлык һ.Б. лар тәкъдим ителде.
Ярминкәгә беренчеләрдән булып район башлыгы Равил Хисаметдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов килделәр, алар фермерларга ярминкәдә катнашканнары, үзләре үстергән продукциянең киң ассортименты өчен рәхмәт белдерделәр.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнне мәйданда җыелучыларга зур булмаган концерт программасы тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә килүчеләр кирәкле товарлар сатып алып кына калмыйча, җырларны да тыңлый алдылар.