Район авыл җирлекләренә яңа тракторлар тапшырылды

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Район башлыгы авыл җирлекләре җитәкчеләренә яңа техника тапшырды.

“Бу тракторлар республика гранты буенча бирелде. Җирлекләргә техника бик кирәк. Яңа техника сезгә елның теләсә кайсы вакытында ярдәмгә киләчәк. Эшләрендә уңышлар теләде район башлыгы.
Җирлек башлыклары да шатлыклары белән уртаклаштылар.
"Техника авыллардагы барлык эшләрдә дә бик кирәк, өмәләр булсынмы, кышын кар җыештыру.  Чапкычлар, кар чистарту өчен асылмалы җайланма һәм башка кирәкле җиһазларны үзара салым акчасына сатып алырга планлаштырабыз", - диде Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International