Сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар дәвам итә

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

Районда сайлауларның барышы белән район башлыгы Равил Хисамутдинов һәм район кураторы, "Ак Барс" банкы идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев таныштылар.

Бүген-сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның төп көне. Районда сайлаулар оешкан төстә уза. Сайлау участоклары иртәнге сигездә янә үз ишекләрен ачты. Сайлау участокларында район халкын җырлар, кайнар чәй һәм коймак белән каршы алалар. 
“Район халкы яхшы кәеф белән килә. Алар үз тавышларын бирә һәм киләчәккә үзләренең изге теләкләрен тапшыра", - диләр комиссия вәкилләре.
Районда сайлауларның барышы белән район башлыгы Равил Хисамутдинов һәм район кураторы, "Ак Барс" банкы идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев таныштылар. Алар сайлау участокларында булдылар, сайлауларның барышы белән кызыксындылар, комиссия вәкилләре һәм сайлаучылар белән аралаштылар.
Апас районы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Садыйкова әйтүенчә, апаслылар сайлауларда актив катнашалар. 19 сентябрьдә 10.00 сәгатькә 11741 сайлаучы сайлау участокларына килде һәм үз тавышын бирде. Шул саннан 293 кеше өйләренә кайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International