Мансура Миңнуллина - «Бердәм РОССИЯ»партиясенең Апас җирле бүлекчәсенең иң өлкән әгъзаларының берсе. Шушы көннәрдә ул үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән котларга Апас районында «Нык гаилә» партия проекты җитәкчесе Луиза Сафина һәм партиянең Югары Акхуҗа башлангыч бүлеге секретаре Зөфәр Юзеев та килгән иде.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән открытка, шулай ук «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак исеменнән котлау хаты һәм төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлау хаты тапшырылды.
Мансур Миңнуллина күп балалы гаиләдә туа. Әтисе фронтка киткәндә, әнисе алты баласы белән ялгызы кала. Әтисе фронттан кайтмый, сугыштан кайтканчы ике атна яшәгәч тә вафат була. Ул сугыш елларының ачлыгын һәм салкынлыгын кичергән.
"Хатыным тормышы турында бик авыр һәм ач балачак турында китап язарга була.",- дип җылы итеп сөйли ире Гыйлаҗ абый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Гыйләҗ абыйның ире дә партиянең иң өлкән әгъзаларының берсе, быел март аенда ул үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.