Апас районында яңа микрорайонга газ җибәргәннәр. Бу РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы нәтиҗәләре буенча мөмкин булды.

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

«Бердәм Россия» партиясе һәм Хөкүмәт тизләтелгән социаль газлаштыруны тәэмин итте, шуның аркасында Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Апас шәһәр тибындагы поселогында торак йортларга газ челтәрен тантаналы рәвештә тоташтыру булды.

Объектны файдалануга тапшыру чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең «Буа газы" ЭПУ начальнигы Шамил Латыйпов, «Бердәм Россия» партиясенең Апас җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова катнашты.

Чәчәк, Садовников, Җиләкле, Радужная, аграр, Лесная урамнарында яшәүчеләр өчен гомуми озынлыгы 4,17 км булган югары һәм түбән басымлы газүткәргеч төзелгән.

«Ил Президенты Владимир Владимирович Путин агымдагы елның апрелендә Федераль Җыенга түләүсез газлаштыру программасын эшләргә кушты. Әлеге объект буенча эш агымдагы елның мартында башланды һәм сентябрь аенда файдалануга тапшырылды", - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Тугушев.

"Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең «Буа газы" эксплуатация-җитештерү идарәсе начальнигы Шамил Латыйпов җирле халыкны котлап: «зәңгәр ягулык килү белән авылга кешеләрнең тормыш сыйфаты сизелерлек үзгәрә. Сезнең өчен – бу тарихның яңа бите, анда йортларда газ бар, димәк, уют һәм җылы».  Шулай ук җитәкчеләр төзүчеләргә һәм газчыларга вакытында һәм сыйфатлы башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерделәр.

"Тизләтелгән газлаштыру өчен норматив база расланды. Партиядән, газ белән тәэмин итүче оешмалардан һәм регионнардан килгән коллегалар белән бергә зур эш башкарылды. Бөтен эш апрель аеннан башлап оештырылды» - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында «Бердәм Россия» партиясенең Апас җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова.

Тантаналы өлештән соң кунаклар озак көтелгән газ алган Гатауллиннар гаиләсендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International