«Сәләт» балалар иҗат үзәге педогогы Миләүшә Алиуллина район мәдәният бүлеге һәм Апас «Мушкетерлар» балалар театры белән бергәләп Бөек Җиңүнең 70 еллыгына А. Васильев пьесасы буенча «Ә таңнар монда тын иде» спектаклен сәхнәгә әзерләде. Спектакльдә 17 яшь үзешчән артист катнашты. Февраль ахырында Кама Тамагында республикакүләм «Иделкәем» смотр-конкурсының зона сайлап алу турында апалылар чыгышын мәртәбәле жюри иң уңышлы дип тапты. Апас балалар театры коллективы сайлап алу турының дипломаты булып танылды. Алар Апасноябр аеда данын Казан сәхнәсендә яклаячак.