“Сәләт”«Мушкетерлар»ы Апас данын Казан сәхнәсендә яклаячак

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

«Сәләт» балалар иҗат үзәге педогогы Миләүшә Алиуллина  район мәдәният бүлеге һәм Апас «Мушкетерлар» балалар театры белән бергәләп Бөек Җиңүнең 70 еллыгына А. Васильев пьесасы буенча «Ә таңнар монда тын иде» спектаклен сәхнәгә әзерләде. Спектакльдә 17 яшь үзешчән артист катнашты. Февраль ахырында Кама Тамагында республикакүләм «Иделкәем» смотр-конкурсының зона сайлап алу турында апалылар чыгышын мәртәбәле жюри иң уңышлы дип тапты. Апас балалар театры коллективы сайлап алу турының дипломаты булып танылды. Алар Апасноябр аеда  данын Казан сәхнәсендә яклаячак.

-Балалар театр түгәрәгенә бик яратып йөриләр. 3 төркемдә 60 тан артык бала, яшүсмер даими шөгыльләнә. Театр яратучы бала тәртипле булып үсә ул,-ди мәктәптән тыш тәрбия педагогы, режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Алиуллина.

«Мушкетерлар» балалар театры Апаста 1977 елда оештырылды һәм ел саен зона, Татарстанкүләм смотр-конкурсларда катнашып җиңү арты ңиңү яулый.

Балалар әзерләгән бу спектакль Апас һәм авыл сәхнәләрендә районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткәндә дә тамашачылар хозурына чыгарылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International