Апаслылар көзге ярминкәдә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Казанда көзге ярминкә узды. Ярминкәдә безнең район агропредприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре халыкка авыл хуҗалыгының беренчел продукциясе: арпа, бодай, яшелчә, җиләк-җимеш, он, ит, сөт тәкъдим иттеләр. 

Ярминкәнең торышы белән район башлыгы Равил Хисаметдинов та кызыксынды. Продукция китерүчеләр белән әңгәмә корды, ярминкә турында Халык фикере белән танышты.

 Ярминкәгә килүчеләрнең кәефен район мәдәният йорты хезмәткәрләре дәртле җырлары белән күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International