25 сентябрьдә «Казан» Агросәнәгать паркы базасында «Осталар шәһәре»республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе-ярминкәсе узды.
Ярминкәдә гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнарыннан мәгариф оешмалары - мәктәпләр, колледжлар һәм техникумнар катнашты.
Узган еллар белән чагыштырганда, безнең муниципаль район да Аграр көллият һәм кызыксынган предприятиеләр һәм оешмалар (мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре һ.б.) белән берлектә үз экспозицияләрен тәкъдим итте.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та безнең районның тәкъдим ителгән продукциясе белән танышты.
Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәяләрдән яшелчә, бөртекле культуралар, агачтан эшләнгән әйберләр, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, металлдан эшләнгән әйберләр, консервланган продукция, җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продукциясе, тегү әйберләре, йомырка һ. Б. лар тәкъдим ителде.
Ел саен ярминкәне шәһәр халкы түземсезлек белән көтә, ул зур ихтыяҗга ия, моңа сатыла торган продукциянең югары сатылуы да дәлил булып тора.
Апас аграр көллияте һәм район мәгариф бүлеге актив катнашканнары һәм ярминкәгә яхшы әзерләнгәннәре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы дипломнары белән бүләкләнделәр.
