Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитеты клуб хезмәткәрләренең иҗади казанышларын ачыклау һәм мәдәни-ял учреждениеләре эшчәнлеген стимуллаштыру максатларында "иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йортлары"исеменә конкурс игълан итә.
Максат: клуб хезмәткәрләренең иҗади казанышларын ачыклау һәм мәдәни-ял итү учреждениеләре эшчәнлеген стимуллаштыру.
Бурычлар: халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү,мәдәният хезмәткәрләре һөнәренең абруен күтәрү, авыл мәдәният учреждениеләренең уңай имиджын формалаштыру һәм, әлбәттә инде, иҗади инновацияләрне бүләкләү.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр призлы түләүләр белән бүләкләнә.
##мәдәният#Апас#район мәдәният йорты#МӘДӘНИЯТ йортында#СК#конкурс#көз#иң яхшы клуб#җиңүчеләр