Олы Бакырчы авылында яшәүче 102 яшьлек Майтап Зәйнетдинова ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медале белән бүләкләнде. Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Тугушев һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина истәлекле медальне бүләкләделәр. 102 ел яшәгән кеше легенда булырга лаек. Һәм бу бу кешенең атаклы булуына, батырларча эш башкарганмы, аеруча кыйммәтле нәрсә ясаганмы-юкмы икәнлегенә бәйле түгел. Шундый зур һәм шундый катлаулы тормыш яшәве дә җитә дип билгеләп үтте җитәкчелек үз котлавында.