Бүген район үзәгендә, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Өлкәннәр көне уңаеннан зур ярминкә үткәрелә. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре ашлык, печән, ярмалар, башка авыл хуҗалыгы формированиеләре продукциясе белән сәүдә итәләр. Үз товарларын эшмәкәрләр, мәктәп коллективлары, авыл җирлекләре вәкилләре тәкъдим итә. Хөрмәтле апаслылар, ярминкәгә рәхим итегез, көзге бүләкләрдән файдаланыгыз!