ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль  районы Башкарма Комитеты Апас муниципаль  районында яшәүче гражданнарга 2018 елның 1 июненнән 2022 елның 31 маены кадәр чорга федераль гомуми юрисдикция судлары эшен тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Апас муниципаль  районы антлы утырышчылары кандидатлары исемлекләрен һәм запас исемлекләрен төзү турында хәбәр итә.

Районда матди булмаган мәдәни мирас фестивале авыл җирлекләрен иңли. Чираттагысы Зур Күккүз мәдәният йортында узды. Биредә Зур Күккүз, Әлмәндәр, Чүрибураш, Зур Болгаер авыл җирлекләре чыгыш ясады.

Гөлүсә Галләмова “Ел класс җитәкчесе“ зона бәйгесе җиңүчесе

Хакимият бинасының зур залында җитәкчеләр, районның барлык өлкә коллективлары катнашында Апас “Яр буе” проектының баш инженеры Эдуард Губеев белән очрашу булды. Очрашуны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев алып барды.  –  Әлеге урынны бик кызыклы, уникаль дип таптык.

Моннан 5 ел элек район үзәк музее директоры Рәмис Ногманов һәм биредәге нибары 3 кенә кешелек коллектив идеясы белән башланган традиция дәвам итә. Музей залында 14 яше тулган 21 яшүсмерне тәүге паспортларын алу тантанасына кунакка чакырдылар. Әти-әниләр, егет һәм кызлар өчен район үзәге, музей күргәзмәләре, Апас мамонтлары белән танышу да бик истәлекле. Бу чарада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, районның паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин һәм районның “Яшь гвардия” җәмәгать оешмасы лидеры Рөстәм Нәҗмиев катнашты. Беренче паспорт тапшыру тантанасында балаларга бүләкләр бирделәр, матур теләкләр әйттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International