Район башлыгының Укытучылар көне белән котлавы.

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле укытучылар,  мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бүген без үз тормышларын җирдә иң мөһим һәм игелекле эшләрнең берсе булган укытучы хезмәтенә багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез.
Соңгы вакытта Россиядә, безнең республикада, Безнең районда мәгариф системасы актив үсә:уку йортларына капиталь ремонт ясала, мәктәпләргә заманча җиһазлар, уку әдәбияты сатып алына, иң яхшы мәктәпләр һәм укытучылар инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен грантлар ала.

Апас районының мәгариф системасында күп кенә кызыклы, күренекле педагоглар эшли, дип ышанып әйтергә була. Бу-хезмәт сөючәнлек, югары профессиональлек һәм сайлаган эшкә бирелгәнлек нәтиҗәсе.

Кадерле укытучылар, педагоглар, сезнең авыр хезмәтегез өчен баш иябез! Җылылык, игелек һәм сабырлыгыгыз, зирәклегегез һәм белемнәрегез, югары һөнәри осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез өчен сезгә зур рәхмәт.

Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, оптимизм һәм яңа иҗади уңышлар телим!

Хөрмәт белән, Апас районы Башлыгы Равил Хисамутдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International