Апаслылар " Урманны саклыйк»акциясенә кушылды

2021 елның 8 октябре, җомга

Урманны бергә саклыйк-Апас районында агач утырту буенча экологик акция дәвам итә. Апас ш.т. б. яр буенда район ветераннар оешмасы, пенсионерлар берлеге, иҗтимагый оешмалар, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм укучылар җыелды.  Чыршы, имән, кара карлыган һәм башка агачлар утыртылды.

“ Барлыгы 5000 агач утыртылачак. Акция яшь буында табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә, сәламәт яшәү рәвешенә чакыра. Шундый ук акцияләр районның барлык авыл җирлекләрендә дә уза", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International