Бүген, 9 октябрьдә, Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Яңа башлыгы билгеләнде

2021 елның 9 октябре, шимбә

Районны ике ел дәвамында җитәкләгән Равил Хисамутдинов урынына, Апас районыннан чыккан, элек «Сетевая компания» ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре җитәкчесе вазыйфасын башкарган Айрат Җиһаншин җитәкләячәк. Айрат Габделхак улын район Советы депутатларына һәм район җитәкчеләренә шәхсән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Апас район Советы сессиясе эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары-Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International