Безнең район мәктәп автобуслары автопаркы 1 автобуска тулыланды.

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль берәмлекләренә 120 мәктәп автобусы тапшырды. Алар балаларны ташу өлкәсендә барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә, «Глонасс +112»системасы белән җиһазландырылган.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, балаларны ташуны оештыру, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре – хакимият органнарының төп бурычларының берсе.

Тантаналы чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлүсә Галләмеева катнашты. 
Безнең район мәктәп автобуслары автопаркы 1 автобуска тулыланды. 
Безнең район автопаркында 14 мәктәп автобусы бар, алар 500-дән артык укучыны йөртә. Соңгы 3 елда район 6 яңа мәктәп автобусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International