Район башлыгы Айрат Җиһаншин төзелә торган объектлар белән танышуын дәвам итә

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Ул «Свияга» ял-сәламәтләндерү үзәгендә булды, капиталь ремонт эшләре белән танышты, хезмәткәрләр белән очрашты.

 

Реклама

Биредә масштаблы эшләр көтелә. Икенче корпус, бассейн бинасы һәм якын-тирә территория заманча стильдә реконструкцияләнәчәк. Шулай ук спорт, уен мәйданчыклары, чаңгы трассасы, спорт залы төзеләчәк. Юлны реконструкцияләү башланды. 
 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин инвесторлар һәм фермерлар белән очрашты, шәхси авыл хуҗалыгы берләшмәләре эшчәнлеге белән кызыксынды. Ул “Синтез-Трейд“ директоры Евгений Шәвәлиев белән очрашу барышында җитештерү комплексы һәм газ җыю станциясе төзелеше белән танышты. Әлеге станция эшчәнлеге нәтиҗәсендә Дәвеш авыл җирлегендә 25 кеше эш урыннары белән тәэмин ителәчәк. Район башлыгы Вильдановлар һәм Хабибуллиннар гаиләсендә булды. Районда барлыгы 31 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. “АгроАктив“, “Ибраһимов һәм К“ хуҗалыклары җитәкчеләре белән сөйләштем, алар үз эшләрен нәтиҗәле алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International