Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

1-3 ноябрь 2021

салым инспекцияләрендә гражданнарны кабул итү туктатылды

 

Салым инспекцияләрендә гражданнарны кабул итү 2021 елның 1 ноябреннән 3 ноябренә кадәр туктатылды. Мондый карар Россия Федерациясе Президентының 20.10.20021 ел, № 595 Указын үтәү йөзеннән кабул ителде. Россия Федераль салым хезмәте сайтының «Контактлар» бүлегендә октябрь-ноябрь айларында сезнең салым инспекциясенең эш вакытын ачыкларга мөмкин, чөнки РФ субъекты башлыгы карары буенча, төбәктә эш көне чоры озайтылырга мөмкин.

Кәгазь корреспонденцияне, шул исәптән салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын, салым түләүчеләр инспекцияләрдә бокслар аша тапшыра алалар. Конвертларда мөмкин булган мәсьәләләрне дистанцион хәл итү өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк. Шулай ук күрсәтелгән документларны почта аша җибәрергә мөмкин.

Читтән торып салымнар мәсьәләсен Россия Федераль салым хезмәте сайты ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Салым түләүчеләр өчен 70тән артык онлайн-сервис ачык. Физик, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен шәхси кабинетларда салым түләргә, үз милке буенча мәгълүматны ачыкларга, 3-НДФЛ декларациясен һәм дәваланган, укыган яки күчемсез милек сатып алган өчен салым тотып калынган акчаны алу өчен документлар җибәрергә, бюджет белән чагыштыру үткәрергә, ачыкланмаган түләүләрне ачыкларга мөмкин.

Салым, пошлиналар һәм иминият взносларын түләү онлайн һәм шәхси кабинеттан файдаланучылар булмаган кешеләргә дә ачык. «Салымнар һәм пошлиналар түләү»сервисында банк картасы реквизитларын кертү дә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International