Бүген Казан шәһәрендә Төбәк сәяси советы Президиумы утырышы узды
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов һ.б. катнашында "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы утырышы узды. Утырышка тантаналы шартларда партия әгъзаларына беренче тапкыр партия билетлары тапшырылды.
Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы партия билетын якташыбыз-Апас муниципаль районы Тутай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Бәдретдинова Венера Фәрит кызына шәхсән үзе тапшырды. Венера Фәриховнаны бу шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз!