Бу-сәяси репрессияләр өчен җәзаланган кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан 30 октябрь көнне илдә "Хәтер дәресләре" акциясе үткәрелә. Күп еллык сәяси репрессияләр нәтиҗәсендә миллионлаган кеше бу куркыныч «халык дошманы» тамгасын алды, меңләгән гаепсезләр юкка чыгарылды. Кулга алынучыларның күбесе уннарча елга төрмәгә озатылган.
Бүгенге көндә районда коточкыч еллар шаһиты булган 2 кеше яши. Алар һәм аларның гаиләләре өчен бу еллар онытылмаслык булды. Киләчәк буыннарга беркайчан да мондый күңелсез вакыйгаларның шаһиты булырга туры килмәсен, үткәндәге хаталар кабатланмасын иде.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.