Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Бүген Икътисад, Сәнәгать һәм социаль өлкә үсешен транспорт хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый. Транспорттан башка икътисадның тотрыклы эшләве һәм үсеше дә, халыкның көндәлек тормышы да мәгънәсез.
Бүген Автотранспорт-йөк һәм пассажирлар ташу, вакытында медицина ярдәме, көндәлек эшлекле сәфәрләр; ул безнең районның һәм республиканың иң ерак почмакларын якынайта. Автотранспортның ышанычлы эше күп очракта районда кешеләрнең тотрыклылыгын билгели.
Бүген автобус, җиңел, йөк һәм махсуслаштырылган автомобиль йөртүчеләргә, ремонт эшчеләренә, инженерларга, автотранспорт һәм пассажир автопредприятиеләре җитәкчеләренә – үз һөнәри бурычларын намус белән башкаручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Сабырлыгыгыз, түземлегегез һәм һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.