Иң яхшы муниципаль берәмлеккә ел саен уздырыла торган конкурска йомгак ясалды.
Безнең район делегациясен муниципалитет башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкләде. Югары Ындырчы авыл җирлеге җитәкчесе Фирдүс Гафиятуллин һәм Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов хезмәт автомобильләре ачкычларын алдылар.
Бүләкләү тантанасы ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый вакыйга республикада күркәм традициягә әйләнде.