Гаилә башлыгы Кәфилнең көннәре мал-туар арасында узса, тормыш иптәше Ләйсән мәктәптә балаларга белем бирә. Яшь гаиләнең һәр иртәсе бергәләшеп мал-туар караудан башлана.
- Иртәнге дүрттә маллар янына чыгабыз. Чөнки иртәнге сәгать биштә сөтне алып китәләр. Шуңа кадәр эшне төгәлләргә кирәк. Көн дәвамында да маллардан аерылмыйм. Әле җыештырам, алларыннан азыкны да өзмәскә тырышам. Аллага шөкер, үземнеке дип шатланып, канатланып эшлим. Хезмәте авыр булса да, муллыкта яшибез. Соранып йөргәнебез юк. Хезмәтебезнең нәтиҗәсен дә, файдасын да күрәбез. Тир түгеп эшлибез, муллыкта яшибез, - ди Кәфил үзе.
Тырыш гаиләдә өч кыз үсә. Алар да әти-әнисенә булышып, хезмәт белән тәрбияләнәләр.