Каратун юлында транспорт һәлакәте

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзләренчә, “Шкода Октавия“ машинасы үзәк юлдан килүче “14“легә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, үзе юл читенә төшеп киткән. Ике машинага да сизелерлек зыян килгән. Транспортчылар исән-сау. Матди чыгымнар таләп ителә.
“Юлларда кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрсәгез, игътибарлы булсагыз иде. Көз көне иртә-кич булган караңгылык, пычрак, тайгак юллар икеләтә игътибар таләп итә“, – диләр юл сакчылары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International