Дәвеш яңалыклары

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

әвеш авыл җирлегендә республика программаларына нигезләнеп һәм үзара салым акчасына күп кенә эшләр башкарыла.

Авыл халкын иң шатландырганы – юллар төзекләнү.

Дәвештә Мөхәммәт Кадыйров урамына һәм “Зөя” ял-сәламәтләндерү үзәгенә илтүче юлга таш өслекле юл салына.

Дәвешнең тагын бер матур яңалыгы бар. Авыл уртасында балалар һәм спорт мәйданчыгы ясалган. Үз эченә тренажерларны да алган балалар мәйданчыгы республикакүләм программа нигезендә булдырылган. Аның өчен 1 миллион 900 мең сум акча сарыф ителгән. Янәшәдә генә үзара салым акчасына футбол, баскетбол, волейбол мәйданчыгы төзелә. Тиздән мәйданчык тирәсе яшеллеккә дә күмеләчәк.

“Авылыбыз өчен зур эшләр. Без бик шат“ , - диде Таһир Хөсәинов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International