Рәзинә Сафина почта элемтәсе бүлеген менә 15 ел җитәкли.
Реклама
Үз һөнәренә ул зур җаваплылык һәм мәхәббәт белән карый. Үз участогың халкы белән тыгыз элемтәдә тора, һәркайсы белән уртак тел таба, язылу кампаниясенең бөтен мөһимлеген аңлый.
Моңарчы Кызылтау авыл җирлегенең почта бүлекчәсе иске, салкын бинада урнашкан иде. Бүлекчә хезмәткәрләре куркып кышкы айларны көтте. Бу көннәрдә алар шатлыклы хәбәр алдылар: почта бүлекчәсен күпфункцияле үзәк бинасында, Кызылтау авыл җирлеге Советы белән янәшә урнашкан бүлмәгә урнаштырдылар.
– Хәзер бездә эшләү өчен бөтен шартлар да бар. Район башлыгы Айрат Җиһаншинга, Кызылтау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриевка, район почта бүлеге начальнигы Илсөя Дәүләтшинага рәхмәт, алар безнең хәлне аңладылар һәм хупладылар. Бу уңайлыкны авылдашлары да тиз тойдылар, алар бүлекчәгә бик теләп йөриләр, рәхмәт сүзләре белән чыгалар, – ди Рәзинә Сафина.
2022 елның беренче яртыеллыгына «Йолдыз», «Звезда» район газеталарына язылу дәвам итә. Районда бердәнбер басманы Кызылтау халкы да бик теләп алдыра.
- Шулай ук ташламалы чор вакытында язылырга теләүчеләр дә бар. Ел ахырына кадәр без куелган максатларга ирешербез дип өметләнәбез, – диләр почта бүлеге хезмәткәрләре.