Үз язмышларын бергә бәйләделәр

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Апастан Илфат Вахитов үзенең тормыш юлдашы итеп Кызыл Тау авылыннан Гөлия Мифтахованы сайлады.

Яшьләр тантаналы рәвештә зур вакыйга – туйларын билгеләп үттеләр. Туганнары, якыннары һәм дуслары катнашында район ЗАГС бүлегендә никахларын теркәделәр, балдаклар белән алмаштылар һәм яңа гаиләнең беренче документын – никахлашу турында таныклык алдылар. Вахитовлар гаиләсен истәлекле көн белән котлыйбыз! Алтын туйга кадәр мәхәббәт һәм татулыкта яшәргә телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International