Авылның үткәне, бүгенгесе, аның тарихы турында Ольга Сусарина кебек белүчеләр бармы?!
Авыл җирлегендә ул 1984 елдан бирле эшли. 25 ел дәвамында хисапчы булып эшли. 2009 елдан-авыл җирлеге секретаре. Хәзерге вакытта ул халык санын алуны алып бара. Кешеләр белән очраша, аларның фикерләрен тыңлый.