Төп бурыч-үткәннәрне мәңгеләштерү, бүгенгесен саклау

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия мәгариф алдынгысы, талантлы шәхес, бүген бөтен күңелен һәм көчен музей эшенә багышлаган хөрмәтле җитәкче турында күп җылы сүзләр язарга мөмкин.

Рәмис Госман улы Ногманов 1951 елның 7 ноябрендә Борнаш авылында Госман ага һәм Вәсимә апа гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән ачык, музыкага һәм иҗатка гашыйк була. 8 яшьтән үзешчән сәнгатьтә чыгыш ясый. Ул мөстәкыйль рәвештә гармунда уйнарга өйрәнеп кенә калмыйча, дистәдән артык төрле халык музыка уен коралларында көйләрне дә башкара. Аның кулында гитара да, курай, кубыз, тальян, гармун, баян, пан флейт, шулан һәм башкалар уйный. 
1974 елда Казан дәүләт университетының география факультетын, 1984 елда – марксизм-ленинизм университетын, 1993 елда Идел буе кадрлар үзәген (Саратов) тәмамлый. Апас районы администрациясе башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары, мәктәп директоры, укытучы, музей директоры, партком секретаре булып эшли, күп кенә сценарийларның авторы, оста алып баручы һәм башкаручы булып тора. 2005 елда Апас туган якны өйрәнү музее директоры итеп билгеләнә. 
Апас туган якны өйрәнү музее, район тарихы җитәкче тормышында зур урын алып тора. Рәмис абыйның музей өчен яңа бина төзүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Бүгенге көндә музей бинасында 10 меңгә якын экспонат исәпләнә, уникаль экспонатлары булган 8 тематик күргәзмә залы бар. Рәмис абый музейның һәр экспонаты, тарихи даталары, районыбыздагы вакыйгалар турында дөрес һәм кызыклы мәгълүмат белә. Рәмис абый турында юкка гына әйтмиләр, ул-йөрешле энциклопедия. 
Бүгенге көндә музей фондының (1928 экспонат) 20% - ы Рәмис Госмановичның шәхси коллекциясен тәшкил итә, ягъни ул әлеге экспонатларны җыйган һәм аларны музейга бүләк иткән. Ул танылган якташларының, шәхесләренең истәлеген мәңгеләштерү эшенә дә зур өлеш кертә. "Кулга тотыныйк, дуслар!» Татарстаннан читтә һәм чит илләрдә яшәүче якташлар белән элемтәләр җайга салынды. «Россия тарихчылар-архивчылар җәмгыяте» нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе буларак та ул әхлакый кыйммәтләрне таратуга, күпмилләтле халкыбыз тарихын саклауга зур өлеш кертте. 
Рәмис Госманович районда абруй казанган, республиканың һәм дөньяның танылган шәхесләренең исемнәрен даими эзли. Аларны яшь буын арасында популярлаштыру өстендә фидакарьләрчә эшли. Шулай ук туган як географиясен, геоморфологиясен, экологиясен өйрәнүгә күп көч бирелә, моңа «Апас районы географиясе һәм экологиясе»китабы ачык мисал булып тора. 
Музей республикада алдынгыларның берсе. Күп санлы конкурсларда, грантларда җиңү-ул ару-талуны белмәү, тирән белемнәрне, Рәмис абыйның эзләнүләрен дәлилли. «Ел музее» конкурсында «Иң яхшы муниципаль музей» номинациясендә, Виртуаль музейлар арасында «татар телендә иң актив хәбәрчеләр пункты»номинациясендә җиңүче булды. Хәтта пандемия шартларында да музей заллары эшләде, социаль челтәрләр аша мәгълүмат һәм яңалыклар халыкка җиткерелде. 
Рәмис абый тормыш иптәше Тәгъзимә апа белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар – биш оныклары өчен кадерле бабай һәм әби. Рәмис Госмановичка һәм музей коллективына алга таба да яңа үрләр яулауларын һәм зур уңышлар телибез. Алдагы көннәр шатлыклы вакыйгалар, күңелдәге гармония, бәхет, яхшы кәеф белән тулсын. Яхшы кәеф, шатлыклы очрашулар, яңа мөмкинлекләр, теләкләрегез тормышка ашсын. 
Музей хезмәткәрләре исеменнән – Эльмира Рәхимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International