Михаил һәм Ольга Волковлар гаиләсе күпләргә мәгълүм

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Гаилә вакытны бушка үткәрергә яратмый. Аларның һәр көне хезмәттә уза. Алар җир эшкәртәләр, икмәк игәләр, терлек тоталар. - Туган авылымда яшәвем белән бәхетле. Газчы, бригадир, ферма мөдире булып эшли. Аннан соң авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләделәр. Бу вазифадан лаеклы ялга да киттем, - ди Михаил абый.

Ольга апа тумышы белән Чүпрәле районыннан. Язмыш җилләре аны Табар Черкене авылына алып килә. Әтисе вафатыннан соң алар әниләренең туган авылына күчеп киләләр. Менә 34 ел инде ул фермада сыер сава. 
- Михаил белән без бер сыйныфта укыдык. Аралаштык, дуслаштык, соңрак тату гаилә кордык. 42 ел бергә, тату яшибез, - ди ул. 
Волковлар ике ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар-җиде онык өчен кадерле әби һәм бабай. Бәйрәм һәм ял көннәрендә бөтен Зур гаилә белән җыелалар. Өч телдә иркен сөйләшәләр. Бу йортта барлык гореф-гадәтләр һәм йолалар катгый саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International