Районда юл һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар 

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 15 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр районда хәтер көненә багышланган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар уза. 
Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны Апас аграр көллияте студентлары да искә алдылар. 
Чарада районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге белгече Сиринә Мурзакова катнашты. 
“Тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, игътибарсызлык һәм спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итү юл фаҗигасе китереп чыгаручы төп сәбәпләр булып тора. Көзге чорда кичләрен караңгы бик тиз төшә. Җәяүлеләрнең саклыгы өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру мөһим”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев. 
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне, 2005 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан билгеләп үтелә. Бу көн хәзерге дөнья өчен актуаль, чөнки юлларда автомобильләр саны арта бара, дөньяның күп кенә төбәкләрендә юл-транспорт һәлакәтләренең саны арта, кешеләр имгәнү ала, гомерләр өзелә. 
Агымдагы елның 10 аенда Татарстан Республикасында 2933 юл һәлакәте теркәлеп, 3618 кеше яраланып, 251 кешенең гомере өзелгән. 16 яшькәчә балалар катнашында 389 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 418 бала тән җәрәхәтләре алган, 11 бала вафат булган. Барлык юл һәлакәтләренең яртысы җәяүлеләр катнашында булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International