Апас егете Рафил Гыйсмәтуллин һәм Чирмешән авылы кызы Ләйсән Нуриева кавышу көннәрен билгеләп үттеләр.
Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә пар балдаклар алмашып, якыннарының, дусларының ихлас теләкләрен дә кабул иттеләр. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.