Һава торышы көтмәгәндә үзгәреп, юлларга кар яту белән, юл-транспорт һәлакәтләренең дә саны арткан. ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзләренчә, бер көндә 3 транспорт һәлакәте теркәлгән.
“Һәлакәт вакытында 1 кеше тән җәрәхәте алды. Калган очракларда транспорт чаралары зыян күрде. Һәлакәтләр көннең икенче яртысында булды“, – диләр юл сакчылары.
Юлларда сак булыгыз, тәгәрмәчләрне күптән алмаштырырга кирәклеген дә онытмагыз.