Аналар көне уңаеннан яңа бәйге: “Мин – солдат әнисе“

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Хәрби бурычын намус белән үтәүче балалары хакында горурлык уяту, сагыну хисләрен яңарту, кыю уллары белән райондашларны да таныштыру максатыннан, “Мин – солдат әнисе“ бәйгесе игълан ителә.

Балалары солдатта булган әниләр турындагы язмаларны, фотосурәтләрне безгә юллагыз. Без аларны “Йолдыз“ битләрендә урнаштырырбыз. Шулай ук Аналар көне уңаеннан бүләкләребез дә әзер. Әниләр белән туры эфир яки очрашу уздыру мөмкинлеге дә бар.

Кадерле, райондашыбыз! Улың үзеңнән читтә ил сагында тора икән, безгә хәбәргә чык!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International