Чирмешән җирлегендә 69 хуҗалыкта 254 баш савым сыеры асрыйлар

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Район үзәгеннән 35 чакрым ераклыкта урнашкан Чирмешән, Багыш, Аюкөйдергән авылларын берләштергән Чирмешән авыл җирлеге дә уңган-булган, тырыш халкы белән дан тота.

Эшнең тәмен, тормышның ямен татып яшәүче авыл хезмәтчәннәренең һәр көннәре хезмәт белән үтә. Җирлек халкының күпләп терлек асравы да аларның уңганлыгы хакында сөйли, эшчәнлек дәрәҗәсен күрсәтә.
Бүгенге көндә Чирмешән авыл җирлегендә 751 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 254 башын савым сыерлары тәшкил итә.
- Безнең халык бик тырыш, уңган. Сынаулар алдында югалып калмый. Тырмашып, тир түгеп яшәргә тырыша. Җирлегебездә 20шәр, 25шәр баш мөгезле эре терлек асраучы шәхси ярдәмчел хуҗалыкларыбыз бар. Бер крестьян-фермерлык хуҗалыгы да уңышлы гына эшләп килә. Алар хөкүмәт тарафыннан ярдәмгә дә ия булдылар. Соңгы вакытта авыл халкының көнкүреш шартларын яхшырту буенча да шактый эшләр башкарылды, шулай ук киләчәктә дә дәвам итү максаты куелды, - ди җирлек башлыгы Айрат Зиннәтуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International