Тәтеш районы Алабирде егете Илсаф Садриев тиң яры Лилия Хәйруллина белән парлы гаилә юлына аяк басты.
“Яшьләр туганнары, якыннары янәшәсендә пар балдаклар алмашып, парлы тормышның таныклыгын да алды. Аларга изге теләкләр юлланды“, – ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.