Татарстанлыларны 2022 елга ТР Хезмәт министрлыгының төп максатларын билгеләүдә катнашырга чакыралар

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда 2022 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

15 октябрьдә Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында экспертлар тарафыннан 2022 елга өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырылды.

Тәкъдим ителгән 15 максат, алар арасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, лаеклы озын гомер тәэмин итү, инвалидларны тернәкләндерү һәм башка өстенлекле мәсьәләләр, ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылды. Аларның иң өстенлеклеләрен татарстанлылар үзләре билгеләячәк.

Халык арасында сораштыру 2021 елның 8 ноябреннән 7 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Сайлау өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында авторизация үтәргә, «Халык сораштырулары» сервисына күчәргә һәм тавыш бирергә кирәк (https://open.tatarstan.ru/polls/). Татарстанлылар министрлыкларның экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычларны гына сайлап калмыйча, үзләренең тәкъдимнәрен дә кертә ала. Иң күп тавыш җыйган максатлар Министрлыкның Иҗтимагый советында каралачак, ул 2022 елга эшнең 5-7 өстенлекле юнәлешен раслаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International