Бүгенге көндә кадрларга ихтыяҗ зур – төзелеш өлкәсендә – 13,2 мең вакансия (21,3 %), эшкәртү производствосында – 12,2 мең вакансия (19,8 %), транспортлау һәм саклау өлкәсендә-5,8 мең вакансия (9,4 %).
Иң кирәкле вакансияләр-машина йөртүчеләр, инженерлар, төрле белгечлек, пешекчеләр, табиблар, тәрбиячеләр, укытучылар.
1 нче ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителгән топ-5 эш урыны түбәндәгечә::
- торбаукладчик машинисты (уртача хезмәт хакы 90000,0 сум);
- төрүче (88251,0 сум);
- химия һәм нефть сәнәгате предприятиеләре җиһазлары монтажнигы (81925,0 сум);
- грейдер машинисты (80000,0 сум);
- линиядә торбаларны изоляцияләү (78645,0 сум).