Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән халык һәм бизнеска, шул исәптән кече һәм урта бизнеска, аеруча зыян күргән тармакларда ярдәм итү чаралары нәтиҗәсендә «коронавирус» чикләүләре нәтиҗәләрен киметүгә һәм хезмәткәрләрнең күпләп кыскартылуына һәм эш белән тәэмин ителешенең кимүенә юл куймауга ирешелде.
РФ Президенты В.В. Путинның 2021 елның дүртенче кварталына халыкны эш белән тәэмин итү буенча йөкләмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасында эш белән тәэмин итүчеләр саны 1 969,7 мең кеше тәшкил итәргә тиеш. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә, 2021 елның 10 аенда республика икътисадында мәшгульләр саны 1 975,8 мең кеше тәшкил итә.