Икътисадның барлык секторларындагы эшне яңарту теркәлгән эшсезләр саны һәм теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимүгә китерде. 1 нче гыйнварга республикада 38 651 эшсез теркәлгән булса, 1 нче ноябрьгә бу сан 14 753 кешене тәшкил итә.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә, 2021 елның 10 ае эчендә республикада гомуми эшсезлек дәрәҗәсе 2,7 % тәшкил итте, ул узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимегән (3,7 %).
Халыкны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе 62,2% тәшкил итә (узган елның шул ук чорында – 61,4 %).