2021 нче елның 10 нчы ноябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 595 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 97 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,72 % ны тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Хисап атнасында эш бирүчеләр 913 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа ачылган эшсезләр арасыннан 422 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган, 17 кеше оешманы бетерү яки хезмәткәрләр штаты кыскару сәбәпле, рәсми эшсез статусын алган.