Апас аграр көллияте коллективы ел саен үткәрелә торган «Безнең заман – Наше время» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашты. Җырлар, биюләр, театр куелышлары һәм хәтта цирк номерлары. Болар барысы да ел саен үткәрелә торган «Наше время-Беззаман»эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең гала – концертында.Быел фестивальдә ике меңнән артык кеше катнашты. Евгения һәм Рифат, әйтик, Гран-прины берничә тапкыр отсалар да, ел саен бу сәхнәгә дулкынланып чыга. Иң мөһиме-җиңү түгел,ә хисләр һәм тәҗрибә, диләр. Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, иҗатлары профессиональ эшчәнлек алып бармаган яшь кешеләр катнашты. Аларның мотивациясе-сәхнәдә мәхәббәт. Фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Апас аграр көллиятенең хореография коллективы мактаулы өченче урынны алды. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез. Апас аграр көллиятен һәм барлык призерларны менә дигән концерт программасы һәм номинацияләрдәге уңышлары белән котлыйбыз!