Районда салмыш шоферлар ялгыш гамәлләре өчен суд каршында җавап тота

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, соңгы көннәрдә җәмәгать суды тарафыннан 1 машина йөртүчегә карар чыгарылган.

Машина йөртүче Т.Х. ялгыш гамәле өчен үкенгән һәм оялган булса кирәк. Суд каршына килеп җавап бирергә батырчылык итмәгән.
“Көпә-көндез салмыш килеш машина белән идарә иткән ир-ат суд карары нигезендә 1елда 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30мең сум күләмендә штрафка тартылган”, - диелә хәбәрдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International