Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
⠀Истәлекле датаның максаты-юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу һәм юлларда кешеләрнең һәлак булу проблемасына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Бүген, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан, бездә кунакта "юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөдәрисова Лилия Мәсгутовна "юл кагыйдәләре"дигән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чарасы белән иде. Балаларга чара бик ошады, алар бик актив катнаштылар: табышмаклар чиштеләр, видеоролик карадылар һәм чара ахырында бүләкләр алдылар.
Юлда син үзең төп фәрештә-сакчы, ә синең саклавың – игътибарлылык һәм кагыйдәләрне саклау.