Утырышта хокук бозу очрагы буенча дүрт административ эш каралды. Комиссия өч кешегә карата кисәтү куйды, соңгы очракны җентекләп өйрәнү бурычы билгеләде. Яңгыраган чыгышларда балалар язмышы кызыл җеп булып ятты. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина алып барды. Биредә шулай ук район прокуроры урынбасары Василий Макаров та катнашты.