Морзалар мәктәбе сәламәт тормыш яклы

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Морзалар мәктәбендә "Спорт - һәркемнең тормышында" проектын тормышка ашыру максатыннан кышкы спорт уеннары узды.


"Сәламәтлеккә юл" девизы астында уткән уеннарда һәркем теләп катнашты. Укучылар күтәренке кәеф алды, җиңү шатлыгын татыды.

Әлеге чараның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, сәламәтлекне кайгыртырга өйрәнү, бер-берең белән аралашып, вакытны файдалы итеп үткәрү. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International